news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арпад Галгоци Аяз Гыйләҗевның «Йәгез, бер дога» китабы презентациясендә онлайн катнаша

Бүген Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел.

Арпад Галгоци Аяз Гыйләҗевның «Йәгез, бер дога» китабы презентациясендә онлайн катнаша
Султан Исхаков

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның «Йәгез, бер дога» китабының «Давайте помолимся» исеме астында рус теленә тәрҗемәсе презентациясендә скайп аша Арпад Галгоци катнаша.

Арпад Галгоци – Аяз Гыйләҗев белән бергә тоткынлыкта булган, 1990 елларда ГУЛАГ турында өч китап чыгарган шәхес, Венгриядә яши. Татар дөньясы өчен аны танылган галимә Миләүшә Хабетдинова ачты – Аяз Гыйләҗев хатирәләрендә сурәтләнгән егетне ул эзләп таба.

Искәртеп үтәбез, 19 гыйнварда Мәскәүнең ГУЛАГ музеенда «Давайте помолимся» китабының русча презентациясе уздырыла. Китапны язучының уллары – Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев һәм драматург Мансур Гыйләҗев; филология фәннәре кандидаты, шулай ук, КФУ доценты Миләүшә Хабетдинова тәкъдим итәчәк.

“Без китапны тәкъдим итергә Венгриягә барырга тиеш идек. 20 гыйнварда, Аяз абыйның туган көненә багышлап, искә алу кичәсе уздырабыз дигән идек. Хәзер планнар бераз үзгәрде: венгр дусларыбыз интернет челтәре аша Мәскәүдә узасы чарада катнашачаклар, скайп аша чыгышлар ясыйлар. Онлайн очрашуны Венгрия татарларының Әлифба җәмгыяте вәкиле Рита Хәсәнова оештыра”, – дип сөйләде “Татар-информ”га Миләүшә Хабетдинова. Онлайн очрашуда ГУЛАГ фонды дирекциясе вәкилләре, язучы Арпад Галгоци һәм Израильдән Венгриягә килгән Ирина Сохута катнаша.

Мәгълүмат өчен. Бүген Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел. Татарстанда күренекле язучыны искә алу чаралары үтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100