news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Армиягә чакырылучы һәркем сроклы хезмәтне контракт хезмәтенә алыштыра ала

Һәр гражданин сроклы хезмәтне бер елга шул ук срокка контракт хезмәтенә алыштыра ала. Шул ук вакытта, хәрби хезмәткә чакырылучы бер тапкыр бирелә торган барлык түләүләрне дә алачак: РФ Саклана министрлыгыннан - 195 мең, әгәр Татарстанда 31 июльгә кадәр контракт төзесә - 505 мең сум. Моннан тыш, хәрби хезмәткәр район түләүләрен дә алачак һәм гомуми сумма бер миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Сроклы хезмәтне контракт хезмәтенә алыштырган очракта без тәкъдим итә ала торган берничә юнәлеш бар. Без алар хакында Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында шәхси кабул итү вакытында сөйлибез. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40», - диде ул.

Сроклы хезмәткә алынучы һәр ир-ат хәрби комиссариатта (аны бирегә медицина комиссиясе төзү өчен чакыралар) контракт имзалау теләген белдерә ала. Анда аңа хәрби частьне сайларга ярдәм итәчәкләр, алар арасында махсус операциядә катнашмый торган часть тә булырга мөмкин. Барысы да вакант урыннар санына, хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлегенә һәм аның һөнәри яраклылыгына бәйле булачак.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 разряд) мөрәҗәгать итәргә була. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40, телефоны: 8843 221 44 52.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100