news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Армиягә барудан баш тарткан өчен гражданлыктан мәхрүм итү турында закон проекты әзерләнде

Россиядә армиядә хезмәт итүдән баш тартучыларны гражданлыктан мәхрүм итәргә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасында шул закон проектын караячаклар. Документ Дума базасында чыкты.

Парламентарийларга документны Дәүләт Думасында КПРФ партиясе депутаты Михаил Матвеев тәкъдим итте. Гражданлыктан мәхрүм итү сәбәпләре арасында ашыгыч хезмәттән генә түгел, ә мобилизациядән баш тарту очраклары да атала. Документ кабул ителгән очракта җәза хәрби исәпкә кую срогы чыкканнарга да яный.

Проектны әзерләүчеләр аңлатма язуында белдергәнчә, ул беренче чиратта Россия гражданлыгы алган чит ил кешеләренә юнәлтелгән, алар хәрби исәпкә басмый.

Искәртик, Дәүләт Думасына тугач та бирелгән гражданлыктан авыр җинаятьләр өчен мәхрүм итү турындагы закон проектын керттеләр, алар арасында армияне дискредитацияләү дә бар. Ләкин соңрак документны эшләүче дүрт сенаторның өчесе дә үз имзаларын алды. Хәзер Россиядә алынган гражданлыкка карата шундый ук закон гамәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100