news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Армиягә чакыру килгән... - "Ватаным Татарстан" газетасы

Килер бер көн, кайбер чит илләрдәге кебек хәрби хезмәт бездә дә ирек­легә, ягъни контракт белән хезмәт итүгә әйләнеп бетәр.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Риман Гыйлемханов). Әле кайчан гына хәрби хезмәттән качу җаен табучылар “кәттә егет” булып, күкрәк сугып йө­риләр иде. Бу егет­ләрне, бер уйлаганда, гаепләп тә булмый. Чөнки җәм­гыятьтәге зур үзгәрешләр илнең дә, армиянең дә абруен төшерде. “Ватан алдында изге бурычны үтәү” дигән сүзләрнең дә мәгънәсе бераз төссез­ләнеп, “Ватан” үзе дә шарт­лы бер төшен­чәгә әйләнгән иде. Әмма бүген армия хезмәте бө­тенләй икенче рәвеш алды.

Күптән түгел арчалы­лар­ның Саратовка, үзләре шефлыкка алган хәрби частька барып “Милли ашлар көне” үткәреп кайтуларын ишеттем һәм Арчага кузгалдым. Район башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Гарифҗанов әйтүенчә, хәрби частьларда милли ашлар көне үткәрү турында күрсәт­мә өстән, Министрлар Кабинетыннан быел килгән. Ә район хәрби комиссары Алмаз Борһанов исә узган ел ук үзебезнең егетләр хезмәт иткән частька барып милли ашлар бәйрәме уздырып кайткан идек, ди. Укучыларыбыз арасында: “Бардылар ди, йә, шуннан нәрсә?” – диючеләр дә табылыр.

Шуннан шул: Саратовтагы хәрби часть белән дуслык инде күптән яши. Бу баруларында часть командиры Сергей Селезнев: “Әллә бу частьны сезнең егетләрдән генә оештырыйк микән, алар бик әзерлекле киләләр”, – дип әйткән ди. Әлбәттә, мондый хәл була алмый инде ул, рөхсәт тә ителми. Алмаз үзе дә көлә. “Саратовта Арча мафиясе оешса, нишләрләр”, – дип мин дә кушылам. Көлүен көләбез, әмма шаярту ниге­зендә бик җитди нәрсә ята бит. Мин егетләрне солдатка әзерләүне күз алдында тотам. Хәрби комиссар сөйлә­венчә, хәрби хезмәткә әзер­лек мәктәптә үк башлана. Арчада ОБЖ (основы безопасности жизнедеятельности) дигән дәрескә кушып ОВС дигәнен, ягъни “хәрби хезмәт нигезләре” дигәнен дә укыта башлаганнар. Чөн­ки ОБЖ белән генә илне саклап булмый. Мондый дәресләрдә балалар сугыш ветераннары, “кайнар нокта”ларда катнашкан якташлары белән очраша. Арчада “Сугышчан туганлык” оешмасы бар, “әфганчы”лардан, “чечен”­нар­дан тора ул. Тәр­бия эше­нең шактые – алар җилкә­сен­дә. Сугышчан офицерлар дәресләр алып барудан тыш ел саен нәкъ армиядәге кебек хәрби өйрәнүләр дә уздыралар. Булачак солдатлар палаткаларда яшәп “армия тормышы”н татып карый. Бу тормыш биш кенә көнлек булса да, ел буе укы­ган-өйрәнгәннәрне “сугыш шартларында” сынап карау, ныгыту кирәк. Моннан соң да Арча егетләре армия хезмәтенә ничек әзерлекле килмәсен, теләп бармасын ди инде.

Әле беркөнне армия яшенә җиткән Арча егетләре “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында барган “Башваткыч” тапшыруында утыралар иде. Моны хәрби комиссарга да әйттем: “Ну, кыланасыз да инде, җитмәгән җире­гез юк”, – дидем. Алмаз Бор­һанов моңсу гына елмаеп куйды: “Шулай дип әйтүче­ләр сездән башка да очрый шул, арчалылар үз­ләрен күр­сә­тергә тырыша, мактана”, – ди­ләр ди. Ул телевидение белән үзе сөйләш­кән. “Минем максат – Арча егет­ләрен телевизордан күрсәтү түгел, яшьләрне, ата-аналар­ны хәрби хезмәтнең иң аб­руйлы, иң кирәкле хезмәт­ләрнең берсе икәненә ышандыру”, – ди.

– Иптәш подполковник, соң үзең үк, хәзер егетләрне армиягә китәргә агита­цияләгән юк, дигән идең.

– Дөрес, тапшыруда катнашкан егетләребезнең чыгышы үзенә күрә агитация дә иде. Әмма бит алар – армиягә үзләре теләп китүчеләр. Мак­тану түгел, хәзер егет­ләребез армиягә акча түләп китәргә дә риза. Бар андыйлар, әмма кире борырга да туры килә. Чөнки без артык солдат ала алмыйбыз. Быел, көзгә, мәсәлән, 83 егет китә.

Ата-аналар да башкача фи­кер йөртәләр хәзер. Сөй­ләшәсең килсә, берсен чакырам.

– Ничек сөйләргә икәнен әйтеп куйгансыңдыр инде.

– И-и, Риман абый, замана башка бит хәзер, кеше үз сүзен әйтергә өйрәнде. Әгәр сөйләшергә комачауласам, мин чыгып торырмын.

– Юк, бергә сөйләшик.

Булачак солдатның әтисе белән таныштым. Зәйнуллин Әдһәм, гәүдәле генә ир. Инде икенче улын солдатка озатырга йөри. Олы улы Рәдис Белогорск шәһәрендә хез­мәт итә. Әлегә бер дә зарланганы юк икән. Киткәндә дә: “Арттан йөрмәгез дә, кая җибәрсәләр – шунда барам”, – дигән. Хәер, бер зары бар икән Рәдиснең: “Ашау кирәгеннән артык яхшы, шактый симердем бугай, әти, кайтканчы бераз ябыгырга туры килер, алайса авылдашлардан яхшы түгел”, – дип хат язган.

Баласын солдатка озатырга йөрүче бер ана белән дә сөйләшеп алдым әле. Наласа авылыннан Закирова Люция ул. Олы улы Алмаз инде хәрби хезмәттә, хәзер икенче улы Айнур “билгә каеш салырга” әзерләнә.

– Алмаз зарланмыймы соң? – дигән сорауга җавабы бик гади, көтелмәгәнрәк иде Люциянең: “Без зарлана торган балалар үстермәдек”, – диде. Инде менә икенче улы Айнур комиссия узып йөри. Люция ханымга: “Үзе теләп китәме?” – димәкче идем дә, моннан да ахмак сорау була алмый дигән уй туктатып калды. Чөнки, ана кеше: “Юк, көчләп, мәҗбүриләп җибә­рәләр”, – димәячәк.

Уңайсыз тынлык урнашты. Люция ханым минем ни сораячагымны үзе сизенде бугай: “Ирем Рифат та ар­миядә булды, десант гаскәр­ләрендә хезмәт итте. Бәлки, бу – иске караштыр да, әмма, без ирем белән балалар солдат бурычын үтәп кайтсыннар, ир бала солдатка бармаса, кеше алдында да оят, дибез инде”, – дип куйды. Гади, эчкерсез иде аның сүзләре. Бу сүзләрдә күпме­дер дәрә­җәдә үзебез­нең татар тәр­биясе дә бар иде. Безне кеч­кенәдән нәр­сә ярый, нәрсә ярамый, нәр­сә тиеш, нәрсә тиеш түгел­леген әйтеп үстерделәр.

Үземнең армиягә китә язган вакыт искә төште әле. 1972 елны көтмәгәндә повестка алдым. Казан хәрби комиссариатының 3 нче бүлеге башлыгына кердем. Мин ник рядовой булып хезмәт итәргә тиеш, дидем. Баксаң, миңа хәрби дәрәҗә бирү турында фәрман кил­мәгән икән. Ни өчен мин университетта хәрби әзер­лек үткән, лагерьда сол­дат шулпасы эчкән, тактик өйрәнү­ләр вакытында “билгесез калкулык”лар алган, “Ворошиловский стрелок” бил­гесенә лаек булган, бронетранспортерлар йөрт­кән 22 яшьлек егет “салага”лар белән бер дәрәҗәдә рядовой булып хезмәт итәргә тиеш әле! Бу хакта бүлек башлыгына да әйттем. Ә майор: “Ничего не могу сделать, на вас приказа нет”, – дип кырт кисте. Авылга кайтып әти-әнигә әйткәч, әни: “Бик ерак җибәрерләр микән?” – дип борчылды. Әти исә: “Егет кеше хезмәт итәргә тиеш инде, улым”, – нан узмады. Шулай итеп, авылда озату кичәләре уздырып, ... без авылны чыккан чакта күтә­релде томаннар, йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, сау булыгыз, туганнар!” – дип китеп бардым. Хәрби комиссариатта, әлеге дә баягы майор янына кердем дә повестканы бирдем. Ә ул: “Идите домой!” – дип повестканы кәрҗингә ыргытты. “Как, домой?” – мәй­тәм. Баксаң, миңа хәрби дәрәҗә бирү турында фәр­ман килгән һәм хәзергә совет армиясенә офицерлар кирәк түгел икән. Ә мин: “Ничек авылга кайтыйм, ничек әти-әни, кеше күзенә күре­ним? Бәлки, рядовой итеп алырсыз?” – дим. Майор: “Не имеем право, вы – офицер”, – диде дә бүлмә­сеннән куып чыгарды. Шуннан нишләдем дисезме? Айдан артык авылга кайтмадым. Кеше белсә, Солтан малае чирләшкә икән, солдатка яраксыз икән, диячәк­ләр. Заманында ар­миядән калу зур хурлык иде. Хәер, заманында түгел, әнә Люция ханым да “кеше арасында оят...” дип куйды бит.

Бу язмамны ничек тө­гәл­ләргә икән инде? “Егет­ләр, солдат хезмәтеннән курыкмагыз!” – дисәм, килешеп бетмәс, акыл өйрәтә, дияр­ләр. Шуны гына әйтим: бу дөньяга һәркем ниндидер бурыч үтәргә килә. Ар­миядә хезмәт итү – шундый­ларның берсе һәм ул без­нең илдә закон белән ныгытылган. Килер бер көн, кайбер чит илләрдәге кебек хәрби хезмәт бездә дә ирек­легә, ягъни контракт белән хезмәт итүгә әйләнеп бетәр.

Тик әлеге бурычның асылы гына үзгәрер, ул матди кызыксындыру белән бәйле һөнәргә әйләнер кебек. Тик менә “Туган ил”, “туган җир”, “туган нигез” дигән төшен­чәләр юкка чык­мас. Ә хә­зергә, Алмаз Борһанов әйт­мешли: “Егет­ләр үзләре те­ләп армиягә киткәч, әти-әни­ләрнең дә, безнең дә күңел тыныч”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100