news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Армиягә без сугышу өчен җибәрмибез - хәрби комиссар Алмаз Борһанов

Армиядә егетләр хәрби һөнәр ала, дип аңлата Татарстан Хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча җитәкчесе.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Ватанпәрвәрлек хисе гаиләдән килергә тиеш. ТР Хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комисары Алмаз Борһанов шундый фикердә.

"Бала әти-әни белән горурланып үсәргә тиеш. Хәзер тәрбия мәктәпкә, хәрбиләргә кайтып кала. Армиягә без сугышу өчен җибәрмибез. Егетнең сәламәтлеге яхшы акылы камил икән, без аны хәрби һөнәр алу өчен җибәрәбез. Бер елдан соң 50 яшенә кадәр запаста тора. Алла сакласын, сугыш була калса, ул шул һөнәре буенча частькә юнәлдереләчәк", - дип аңлатма бирде Алмаз Борһанов бүген "Татарстан- яңа гасыр" телеканалындагы "Таяну ноктасы" тапшыруында.

Хәзер армиядә кыйнаулар юк. Күптән түгел генә хәрби хезмәттән кайткан Идел Кыямов шулай дип белдерде.

"Хәзер дәүләт "кайнар нокталарга" көчләп җибәрми. Контракт системасы бар. Армиядәдә дә хәзер мылтык тотып Ватанныңны сакларга гына өйрәтәләр. Ватанпәрвәрлек исә гаиләдән, авылдан килә", - дигән фикердә ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100