news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Армиягә барудан читләшү аркасында 900дән артык россияле җинаять эшләре фигурантлары булган

Узган ел хәрби хезмәт узучылар арасында хокук бозулар һәм уставта каралмаган үзара мөгамәләләр буенча фактлар өч тапкыр диярлек кимегән.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 2016 елгы көзге чакырылыш вакытында 11,5 меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган. Аларның күбесе сәбәпсез повестка буенча килмәгән һәм медицина күзәтүе үтүдән читләшкән. Бу хакта Баш хәрби прокуратураның федераль куркынычсызлык турындагы законнарның үтәлеше күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Андрей Прокудин җиткергән, дип яза "Интерфакс".

"Хәрби хезмәттән читләшергә тырышучы 900дән артык гражданга карата прокурор тикшерүләре матераллары тикшерү органнарына аларны җинаять җаваплылыгына тарту өчен җибәрелде. Аларның күбесе инде кузгатылды һәм җинаять эшләре инде тикшерелә", - дигән Прокудин чәршәмбе көнне Россия Оборона минстрлыгында көзге чакырылыш нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә чыгыш ясаганда.

Шуның белән бергә, узган ел хәрби хезмәт узучылар арасында хокук бозулар һәм уставта каралмаган үзара мөгамәләләр буенча фактлар өч тапкыр диярлек кимеде, дип билгеләп үткән Прокудин.

Аның сүзләренчә, көзге хәрби чакырылыш барган вакытта хәрби прокурорлар барлык Россия Федерациясе субъектларында хәрби комиссариатларда, чакыру һәм җыелу пунктларында, шулай ук хәрби частьләрдә 700ләп тикшерү үткәргән.

"Тикшерү нәтиҗәләре буенча, тулаем алганда көзге чакырылыш оешкан төстә һәм катгый закон таләпләре кысаларында үтте", - дип билгеләп үткән Прокудин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100