news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Армиядән качып йөрүчене Чаллыда тоткарлаганнар

Кичә Казанда Гвардия урамында армиягә бармыйча йөрүчегә конвойдан качарга ярдәм иткәннәр иде. Аны Чаллыда тоткарлаганнары билгеле булды.

«Татар-информ»га билгеле булганча, ир-атны Казандагы хәрби комендатурага алып килгәннәр.

Искәртик, кичә кич билгесез кешеләр «Kia Rio» автомобиленнән сикереп чыгалар, шуннан соң сак астында күчерелгән тоткынны азат итәләр.

Шуннан соң социаль челтәрләрдә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең конвоена һөҗүм булганлыгы турында мәгълүмат чыкты. «Татар-информ»га аның чынбарлыкка туры килмәве турында хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot