news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Армиядә хезмәттәшләрен аткан Шәмсетдинов «Вагнер» хосусый хәрби компаниясенә керергә тели

2019 елда армиядә бергә хезмәт иткән 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдинов махсус хәрби операция зонасына китәргә тели. Аның адвокаты Руслан Нагиев телеграм-каналда шул хакта хәбәр итә.

Нагиев сүзләренчә, Рамил балачактан хәрби булырга теләгән һәм армиядән соң контракт буенча хезмәтен дәвам итәргә ниятләгән. Хәзер Шәмсетдинов Төмәннең 2нче төзәтү колониясендә утыра.

Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары белешмәсе буенча, Рамил Шәмсетдинов «Вагнер» хосусый хәрби компания сафларына керергә тели. Ул, имештер, шул хакта гариза язган инде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

news_right_1
news_right_2
news_bot