news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Армия яшендәге Чаллы егетләренең чиреген сәламәтлеге буенча армиягә алмыйлар

Автошәһәрдә армия яшендәге 1 333 чакырылучының 856сы өстәмә тикшерүгә җибәрелгән.

(Чаллы, 18 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда хәрби хезмәткә чакырылучыларның 60 проценттан артыгына өстәмә медицина тикшеренүе таләп ителә. Аларның дүрттән бер өлеше сәламәтлекләре буенча армиягә бара алмый. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта шәһәр хәрби комиссариатында гомуми исәптә 2 597 кеше тора, аларның яртысы хәрби хезмәткә баруны кичектереп торуны сорый. Шуңа да карамастан, барысы да чакырылыш кампаниясенең һәр этабын, шул исәптән медицина тикшерүен узарга тиеш. Әмма, Ильясов сүзләренә караганда, булачак солдатларның барысының да сәламәтлеге ныклы түгел.

1 333 потенциаль чакырылучының 856сы өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, бу хәрби хезмәткә чакырылучыларның гомуми санының 60 процентын тәшкил итә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, медицина тикшерүеннән соң, яшьләрнең дүрттән бер өлеше армия хезмәте өчен яраксыз булып чыга. Шулай итеп, язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча хәрби хезмәткә чакыру яшендәге шәһәр егетләренең 24 проценты сәламәтлеге буенча яраксызга чыгарылган.

«Көзге чакырылышка план буенча Чаллыдан 348 егет алынырга тиеш, җентекләп тикшергәннән соң 276 кеше алу карары кабул ителде», — диде Ильясов.

Традиция буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларның бер өлеше шефлыкка алынган хәрби частьләрдә: Президент полкында, Йошкар-Олада 14нче ракета дивизиясендә, Оборона министрлыгының Мәскәүдәге 147нче автомобиль базасында, «Яр Чаллы» ракета корабында һәм Кара диңгез флотының водолазлар мәктәбендә хезмәт итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100