Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Армия сафларыннан әйләнеп кайткан солдат Олы Кайбыч сайлау участогында тавыш бирде
Фидан Сәгъдиев Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр яшьләр һәм халык мәнфәгатен яклар дип өметләнә.
(Кайбыч, 1 июль, «Татар-информ», Мингазиз Сөнгатуллин). Шушы көннәрдә РФ Кораллы көчләре сафларында хезмәт итеп туган авылына кайткан Фидан Сәгъдиев Олы Кайбыч сайлау участогына килде. Хәрби форма егеткә бик килешле. Фидан илебезнең киләчәгенә битараф карамый. Шуңа күрә ул РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча үз тавышын бирергә булган.
Фидан хәрби хезмәте, якын киләчәккә планнары турында сөйләде.
"Хәрби йөкләрне озату буенча Казанның аерым ротасында хезмәт иттем. Армиядә бер ел вакыт бик тиз узды. Хәрби йөкләрне озатканда Россиянең төрле шәһәрләрендә булдым: Кырымнан алып Ерак Көнчыгышка кадәр барып җиттем. Армиягә чакырылганчы Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетында укыдым. Якын арада Казанда үз белгечлегем буенча эшкә урнашасым килә. Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр яшьләр һәм халык мәнфәгатен яклар дип өметләнәм", - дип сөйләде Фидан Сәгъдиев.
Фидан Олы Кайбыч авылында Ләлә һәм Фирдүс Сәгъдиевләр гаиләсендә үскән. Мәктәп елларында ул "Авыл денс" бию төркемендә актив катнашкан һәм "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә чыгышлар ясаган.
Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәгән, туганнары, якыннары янына әйләнеп кайткан егетнең алдагы тормышы да уңышлы булсын иде дигән теләктә калабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз