news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Армия хезмәтен россиялеләрнең пенсия стажына кертергә тәкъдим иттеләр

1 апрельдән гражданнарның социаль пенсияләре 2,6 процентка индексацияләнә.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россиядә пенсия стажына чакыру буенча хәрби хезмәт вакытын кертә башларга мөмкиннәр. Тәкъдимне эшләү белән Федерация Советы шөгыльләнә.

Федерация Советының социаль комитет башлыгы урынбасары Елена Бибиковага сылтама белән бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Шулай ук Бибикова киләсе айдан Россиядә социаль пенсияләрнең 2,6 процентка индексацияләячәген искәртте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot