news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Армия генералы Валерий Герасимов хәрби хезмәттәшлекнең перспективалары яхшы булуын әйтте

Валерий Герасимов БДБ дәүләтләренең Кораллы Көчләре штаблары башлыклары комитеты утырышына йомгак ясады.

Армия генералы Валерий Герасимов хәрби хезмәттәшлекнең перспективалары яхшы булуын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге утырыш тагы бер кат БДБ форматында хәрби хезмәттәшлекнең перспективалары яхшы булуын күрсәтте. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы - Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов шулай дип белдерде. Ул Казан ратушасында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләренең Кораллы Көчләре штаблары башлыклары комитеты утырышын йомгаклап, фикерләрен җиткерде.

Утырышта Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләрендә хәрби-сәяси вазгыять, 2020 елга кадәр БДБ дәүләтләрнең хәрби хезмәттәшлеге концепциясен гамәлгә ашыру, БДБ дәүләтләренең һава оборонасы берләштерелгән системасының бердәм команда-штаб өйрәнүләре, Сирия Гарәп республикасында террорчылыкка каршы операция барышында пилотсыз очу апаратларын куллану тәҗрибәсе һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

"Безнең уртак эш конструктив узды. Оборона куркынычсызлыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Утырыш барышында хәрби-сәяси вазгыять буенча фикер алыштык. Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләренә янаган куркынычларга анализ бирдек. Әле террорчылык куркынычы саклануын исәпкә алып, Сириядә Россия хәрбиләре тарафыннан пилотсыз очу аппаратлары тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар пилотсыз авиацияне куллану өлкәсендә хезмәттәшлек үсешен хупладылар. Шулай ук, 2020 елга кадәр хәрби хезмәттәшлек концепциясен гамәлгә ашыру барышына анализ бирелде. Киләсе елга уртак чаралар билгеләнде. Уртак компьютер команда-штаб өйрәнүләре хупланды. Комитет утырышында алдагы хезмәттәшлек үсешенә юнәлдерелгән башка карарлар да кабул ителде. Бүгенге утырыш тагы бер кат Бәйсез Дәүләтләр Берлеге форматында хәрби хезмәттәшлекнең перспективалары яхшы булуын һәм киң юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә мөмкинлекне раслады", - дип билгеләп узды Герасимов.

Комитет утырышында Азәрбәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Россия вәкилләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100