Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әрмәнстанда Ан-2 самолеты һәлакәткә юлыккан, ике кеше үлгән
Бүген иртән Әрмәнстанның Котайк өлкәсендә Егвард шәһәре янында Ан-2 самолеты һәлакәткә очраган. Фаҗигадә ике кеше һәлак булган дип яза РИА Новости.
Һәлакәт турында хәбәр килүгә, фаҗига урынына оператив төркем җибәрелә. Хәзер авария нәтиҗәләрен юкка чыгару эше белән Әрмәнстанның Эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Егор Карапетян җитәкчелек итә.
«Кукурузник» буларак билгеле булган Ан-2 самолеты – күпмаксатлы җиңел совет самолеты. Әлеге һава транспорты төрле өлкәләрдә, шул исәптән авыл хуҗалыгы, спорт тармагында, йөк ташу һәм пассажирлар йөртү, шулай ук хәрби-укыту максатларында да киң кулланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз