news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әрмәнстан Хөкүмәте яңа парламент эше башланганнан соң отставкага китте

Әрмәнстан Президенты Ваагн Хачатурян яңа чакырылыш парламенты эшенең беренче көнендә Хөкүмәт отставкасын кабул итте. Тиешле указны дәүләт башлыгы ил Конституциясе нигезендә имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Әрмәнстанның Төп Законы нигезендә, яңа милли җыенның беренче утырышы көнендә Хөкүмәт Президентка отставка турында гариза бирә. Шуннан соң дәүләт башлыгы парламент күпчелеге тәкъдим иткән кандидатны премьер-министр итеп билгеләргә тиеш.

Шул рәвешле, хөкүмәт парламентның яңа чакырылышы эшли башлагач формаль рәвештә отставкага китә, әмма кабинет составы сакланырга мөмкин. Гамәлдәге премьер-министр Никол Пашинян яңадан Әрмәнстан Хөкүмәтен җитәкләячәк дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot