Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арктик антициклон Татарстанга 30 градуслы суык алып килә
Республикада термометр баганасы урыны белән 34 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 20 декабрьдә, арктик антициклон Татарстанга көчле салкыннар китерә. Метеорологлар һава температурасының 25-30 градуска кадәр төшүен фаразлый. Республикада термометр баганасы урыны белән 34 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
21 декабрьгә каршы төндә температура үзгәрә, шулай да, иртәнге якта кар явуы, буран һәм кискен исүчән көчле җил чыгуы, һаваның кинәт җылынуы фаразлана. Көндез термометр баганасы 3 градустан 14 градуска кадәр суык булуын күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз