Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аркадий Новиков Казанда тагын бер ресторанын ачарга мөмкин
Танылган ресторатор Аркадий Новиков Татарстан башкаласында тагын бер ресторанын ачарга мөмкин. Бу хакта ул шәһәр рестораторлары белән очрашуда үзе хәбәр итте.
«Без ресторан ачу өчен кызыклы булырга мөмкин булган мәйданчыкларны карау өчен килдек. Әгәр Казан мэры моны сораса, без бу хакта бик җитди уйлаячакбыз», – дип белдерде Новиков.
Шул ук вакытта ул үзең яшәмәгән шәһәрдә ресторан ачуның катлаулы эш булуына игътибар итте. Шуңа күрә монда квалификацияле партнерлар табарга да кирәк булачак, дип белдерде ул.
Казанда бүгенге көндә Novikov group төркеменә кергән бер ресторан эшли. Ул «Черек күл» паркында урнашкан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз