news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арка миенә протез ясау белән шөгыльләнүче студент Президент стипендиясе алачак

Алексей Леухин арка миенең функциональ бүлеге протезын ясау буенча проект эшли.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Казан федераль университетында киләсе уку елы дәвамында Россия Федерациясе Президенты стипендиясе алачак студентларны игълан иттеләр. Шуларның берсе – КФУның ИТИС Югары мәктәбенең икенче курс магистранты Алексей Леухин. Бу турыда Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

КФУның ИТИС студенты, нейроморф исәпләүләре һәм нейросимуляция лабораториясе хезмәткәре Алексей Леухин арка миенең функциональ бүлеге протезын ясау буенча проект эшли.

Стипендия бакалавриатның икенче курсыннан башлап, Россия икътисадын модернизацияләүнең һәм технологик үстерүнең өстенлекле юнәлешләре исемлегенә кертелгән белгечлекләр яки әзерлек юнәлешләре буенча көндезге бүлек студентларына бирелә. Моннан тыш, акчалата бүләк алуга дәгъва кылучылар бик яхшы укырга, фәнни басмалар һәм конференцияләрдә чыгыш ясарга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100