Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Архивчылар бәйрәме көнендә Казанда балаларны Президент сараена экскурсиягә алып бардылар
Тарих белән кызыксынучы балалар Кол Шәриф мәчетенә һәм Благовещение соборына да керде.
(Казан, 10 март, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Яшь архивчылар мәктәбе укучылары Татарстан тарихын өйрәнүдә актив катнаша. Бүген Казан мәктәпләренең инде өченче ел архив эшендә актив шөгыльләнүче укучылары өчен Татарстан Президенты сараена экскурсия оештырылды.
Бүген архив хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 1720 елны бу көнне Петр I Россиядә беренче дәүләт акты – “Генераль регламент яки Устав”ны имзалаган. Шулай итеп, Россиядә архив эшенә нигез салынган. Быел Россия Дәүләт архив хезмәтенә 100 ел тула.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы базасында Яшь архивчылар мәктәбендә һәр ай саен Казан мәктәпләре укучылары өчен дәресләр үткәрелә.
“Яшь архивчылар мәктәбендә даими рәвештә дәресләр үткәрелә, балалар архив эше белән таныша. Шулай ук фотодокументларга таянып, шәҗәрәне өйрәнү буенча дәресләр оештырыла. Аларның һәр дәресләре истәлекле датага яки бәйрәмнәргә багышланган”, - дип сөйләде архив хезмәткәре, “Гасырлар авазы – Эхо веков” журналы баш мөхәррире Гөлназ Латыйпова.
Архивка беренче сыйныф укучылары да, чыгарылыш сыйныф укучылары да килә. Аларның һәрберсе биредә күңеленә хуш килгән шөгыль таба.
Бу юлы балалар Президент сараенда, Кол Шәриф мәчетендә, Благовещение соборында булды һәм Сөембикә манарасы турында да күп мәгълүмат белде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз