news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Архив идарәсе яшьләрне Казан каймасын өйрәнергә чакыра

Татарстанның Архив эше буенча Дәүләт комитетында “Казан каймасы”ның 75 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узды.

Архив идарәсе яшьләрне Казан каймасын өйрәнергә чакыра
Рамиль Гали

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан каймасы буенча мәгълүмати бушлык бар. Казан каймасын төзүдә катнашучыларның тулы исемлеге дә юк. Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова “Казан каймасы”ның 75 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә әлеге мәгълүмати бушлыкны яшьләр катнашында яңа проект белән тулыландырырга тәкъдим итә.

“Казан каймасы темасын өйрәнә башлагач без катнашучыларның исемлеге дә юклыгын аңладык. Бары тик бүләкләнүчеләр исемлеге генә бар. Безнең төрле архивларда да мәгълүмат фрагментлар рәвешендә генә сакланган. Яшьләр бу эшкә актив катнашып, өлкәннәрнең – әби, бабайларының хатирәләрен җыярга булышсалар, нинди зур эш башкарылыр иде. Казан каймасы буенча, яшьләребез туплаган хатирәләрне дә кертеп, китап бастырылыр. Әйдәгез, моны ничегрәк тормышка ашыру мөмкинлеген сөйләшик”, - диде Ирада Әюпова.

Мәгълүмат өчен, Казан каймасы — Бөек Ватан сугышы вакытында Казан шәһәрен саклау максатыннан 1941 - 1942 елларда төзелгән сак чиге. Танкларга каршы тору өчен 331 чакрым окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла. Казан каймасының чикләре бүгенге Апас, Буа, Кайбыч, Спас һәм Тәтеш районнарыннан үтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100