news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Архив документларына саксыз караш өчен штрафлар артырга мөмкин

Гражданнар өчен штраф 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр билгеләнә.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Архив документларын саклау, теркәү һәм куллану кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артырга мөмкин. Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы Дәүләт Думасына архив документларын саклау, комплектлау, исәптә тоту һәм куллану кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттырырга тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген парламентның 49 нчы утырышында билгеле булды

РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 13.20 маддәсе буенча гражданнар һәм вазифаи затлар өчен штрафларны арттыру, шулай ук юридик затларга штрафлар кертү ниятләнә. Парламентарийлар РФ Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон инициативасын хуплады.

Татарстанның Архив эше буенча дәүлт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, гражданнар өчен штраф 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр билгеләнә. Юридик затлар өчен 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф кертелә. Хәзер исә кодексның 13.20 маддәсе санкцияләре гражданнар өчен 100 сумнан 300 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 300 сумнан 500 сумга кадәр тәшкил итә.

"Бу өлкәдә пробелма бар. Үз стажын раслый алмаган кешеләр күп. Безнең мөрәҗәгать бу мәсьәләдә тәртип салырга булышыр дип уйлыйбыз", - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

2018 елың августына ТР Дәүләт архивы исемлегендә документлары кайдалыгы билгесез булган 1061 оешма исәпләнә. Ләкин мондый оешмаларның документларына гражданнарда ихтыяҗ бар. Архив документларын саклау, куллану кагыйдәләре үтәлми диярлек. Мәсәлән, документларны Дәүләт архивына саклауга тапшырмаган аркасында, 2018 елда 8292 тискәре запрос теркәлгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100