Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Архитектура университеты ректоры: Татарча техник белем алырга теләүчеләр юк диярлек
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры районнардан татар телендә укырга теләүче укучыларны максатчан юлламалар белән җәлеп итәргә мөмкин икәнен әйтте.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов татар телендә югары техник белем алырга теләүчеләр «юк диярлек», дип әйтте.
«Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты татар телендә техник белем биргән бердән-бер югары уку йорты. Татар телендә без бик күп китаплар язган идек. Бу эшне алып барырдай кешеләребез әлегә бар, тик татар телендә укырга теләүчеләр юк дисәң дә була», — диде Рәшит Низамов Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Ректор икенче ел рәттән татар төркеме туплап булмавын әйтте.
«Тагын бер-ике ел шулай барса, бу система бетәчәк. Бу эчне бик пошыра. Районнардан татар телендә укырга теләүче укучыларны максатчан юлламалар белән җәлеп итәргә мөмкин. Бу эшне оештыру кыйммәткә дә төшми инде, ләкин бүгенге көндә ул юк», — диде Рәшит Низамов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз