news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Архитектура белгече Нияз Халитов вафат

Нияз Халитов – ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Архитектура докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшләгән, соңгы елларда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Нияз Халитов вафат. Бу хәбәрне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Нияз Халитовның улы Рәйхан раслады.

Нияз Халитов 1950 елда туган. Ул – ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч. Ул Татарстанда 1991 елда басылып чыккан “Казан мәчетләре архитектурасы” китабы авторы буларак танылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot