news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Архитектура белгече Нияз Халитның кайда һәм кайчан җирләнәчәге билгеле булды

Соңгы юлга озату чарасы ул эшләгән университетта узачак.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген вафат булган архитектура белгече, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Нияз Халитов белән хушлашу иртәгә үзе эшләгән университетта узачак.

Матәм чарасы иртәнге сәгать 10.00да башлана. Аннан соң Нияз Халитны Киндерле зиратында җирләячәкләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Нияз Халитның улы – сәяхәтче-блоггер Рәйхан Халитов хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot