news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Архитектор XIX гасырда салынган Иске Таш мәчетенең бер тапкыр да яңартылмаганын әйтте

Советлар чорында мәчет бинасында механизаторлар машина ремонтлаган.

Архитектор XIX гасырда салынган Иске Таш мәчетенең бер тапкыр да яңартылмаганын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казандагы Иске Таш мәчете XIX гасырда төзелгәннән бирле бер тапкыр да өйрәнелмәгән һәм реставрацияләнмәгән. Бу хакта мәчетне реставрацияләү проектының баш архитекторы Рания Рәимова әйтте.

«Без мәчетнең нигезләрен тикшердек. Бина бер тапкыр да өйрәнелмәгән һәм реставрацияләнмәгән. Бина нык һәм әйбәт хәлдә сакланган. Гадәттә мәчет урамнар кисешкән җирдә салына. Монысы Җәмигъ мәчете буларак квартал уртасында төзелгән, аның мәйданы да зур. Мәчетнең күзгә ташланып тормаган урында булуы аны күпмедер дәрәҗәдә саклап та калган», — дип сөйләде ул.

Архитектор сүзләренчә, мәчет классицизм стилендә эшләнгән. Советлар чорында бинада механизаторлар склады булган. Ремонтка техника бина эченә үк кертелгән диярлек. Зур капкалар да шуннан калган. Мәчет бинасында сәнгать мәктәбе булган вакытта, эчке ягында үзгәрешләр булган.

«Барысын да беренчел халәтенә кайтарырга тырышабыз. Ишекләр элеккеге кебек гади булачак. Беренче катта сыйныфлар өчен ясалган диварларны, түшәмне сүтәбез. Мәчетнең гөмбәзләре сакланган. Беренче кат зур палата сыман булган. Анда хатын-кызлар өчен гыйбадәт бүлмәсе планлаштырыла», — дип сөйләде ул.

Мәчетнең бер үзенчәлеге бар — түгәрәк манара. «Аны ныгытырга кирәк булачак, чөнки ярылган урыннар да бар. Гадәттә манара сигез кырлы була, монда ул — түгәрәк. Ул Болгар цивилизациясенә ишарә булып тора», — ди архитектор.

Мәчет бинасын торгызу өчен иске кирпечләр кулланырга тырышалар. Андый кирпечне табуы авыр булу сәбәпле, махсус заводларга мөрәҗәгать итәләр.

Иске Таш мәчете 1801 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә. Советлар чорында ул склад булып тора. Сугыш елларынңа мәчеттә госпиталь була. Соңыннан анда сәнгать мәктәбе ачыла. 1994 елдан ул кабат мәчет буларак эшли башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100