news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Архитектор Илнар Әхтәмов үз күргәзмәсен тәкъдим итә
25 февральдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында архитектор Илнар Әхтәмовның «Шәһәр образы вакытка буйсынмый» дип исемләнгән ш
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә, 25 февральдә, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында архитектор Илнар Әхтәмовның «Шәһәр образы вакытка буйсынмый» дип исемләнгән шәхси фотокүргәзмәсе ачыла.
Илнар Әхтәмов 1980 елның 1 гыйнварында Бөгелмәдә туа. 1994 елда шәһәрдә сәнгать мәктәбендә белем ала. 1997 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенә укырга керә. 2003 елда аны уңышлы тәмамлап, “архитектор” белгечлеген ала. Россия һәм халыкара архитектура бәйгеләрендә актив катнаша. 2002 елда “Иноходь” күләм-киңлек ягыннан үсеш студиясен оештыра. Әлеге студия архитектура, дизайн, фотография, педагогика юнәлешләрендә эшчәнлек алып бара. Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә “Сынлы сәнгать” һәм “Архитектура теориясе һәм тарихы” кафедраларында укыта. Фото төшерү эше белән 1998 елдан бирле шөгыльләнә. Илнар Әхтәмов шәһәр язмышы, киңлеген анализлау һәм оештыру мәсьәләләре белән кызыксына.
Фото күргәзмәсендә тәкъдим ителгән эшләрендә автор Шәһәр һәм Вакыт темасын ачарга тырыша. Илнар Әхтәмов Казан күренешләренә икенче яктан күз ташларга киңәш итә. Ул архитектор буларак үз фотоларында Казан биналары һәм урамнарының төрле стильләрен күрсәтергә тырыша. Фотоларда – иске йорт кәрнизләре, агач капкаларының сакланган күренешләре ачыла. Аның фотоларында - борынгы һәм бүгенге Казан көрәше чагылыш таба. Күпкатлы йортлар, яңа заманча биналар арасында тарихыбызны ничек югалтмаска – автор әнә шундый сорауны куя. Экспозициядә авторның 50гә якын фотосы белән танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot