news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Археолог белгечләр Болгарга халыкара кыр семинарына җыелды

Археолог белгечләр Болгарга халыкара кыр семинарына җыелды

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Диләрә Рәхимова). 23-29 июльдә Болгарда Казанның 1000 еллыгына багышланган “Идел-Чулман буенда урта гасыр торулыклары: барлыкка килү үзенчәлеге һәм үсеше” Халыкара кыр семинары уза, дип хәбәр иттеләр ТР Фәннәр академиясеннән.

Семинарда археология һәм урта гасыр шәһәрләренең тарихы темасына Россия Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Николай Макаров, ТР ФА Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Казанның танылган галимнәре Фаяз Хуҗин һәм Айрат Сыйтдиков, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән белгечләр катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot