news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Архангельскида узган Россия чемпионатындагы казанышлар Татарстан балаларын РФ һәм ТР Президентлары Чыршыларына илтә

Балык Бистәсеннән яшь судомодельчы Мәскәүгә Россия Президенты Чыршысына, ә 20 бала Казанга Татарстан Президенты Чыршысына бара

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Балык Бистәсе гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы Станислав Мишин Мәскәүгә Россия Президенты Чыршысына барачак.

Ул - яшь судомодельчылар арасында Россия призеры булган яшь талантыбыз. Күптән түгел генә Архангельск шәһәрендә узган Россия чемпионатында икенче урын алып, Татарстан командасының өченче урынга чыгуына зур өлеш кертте.Ә 22 декабрьдә районыбызның 20 талантлы укучысы Татарстан Президенты Чыршысында кунак булып кайтачаклар, дип белдерә районның “Авыл офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot