news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Архангельск татарлары борынгы мәчетне торгызды

1905 елда Архангельскида татарлар салган мәчет совет чорында мәхәлләдән тартып алына, мөселманнарга 2010 елда гына кайтарыла.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Архангельск шәһәрендә төзелүче мәчет манарасына бүгенге көндә ярымай куялар һәм гөмбәзен күтәрәләр. Татарлар салган борынгы мәчет тиздән тарихи йөзен кайтарачак, дип хәбәр итә шәһәрнең интернет сайты.

Шәһәрнең бүгенге Карл Маркс урамында беренче агач мәчет татарлар тарафыннан 1905 елда төзелгән булган. Аның тирәсендәге мәхәлләдә татарлар яшәгән. Әмма революциядән соң манара да, мәчет түбәсендәге гөмбәз дә сүтелә. 1931 елдан 30 ел дәвамында бина дәүләт органнары карамагында була, соңрак аны хокук саклау органнары файдалана.

2010 елда гына мәчет бинасы Архангельскиның “Нур Ислам” дини оешмасына кайтарыла, шуннан соң төзекләндерү эшләре башланып китә. Ләкин 2014 елда зур янгын чыгып, мәчет бинасына нык зыян килә. Быел ремонт эшләре тәмамлангач, мәчет ике катлы булыр дип көтелә, аның мәйданы 100 квадрат метрга җитәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100