news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Архангельск Сабан туенда Ренат Ибраһимов җырлаячак

Архангельскида быел Сабан туе Шәһәр көне бәйрәме белән бер көндә үткәрелә.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Быел Архангельскида Сабан туе шәһәр көне бәйрәме белән бер көндә узачак. Татар милли бәйрәме 25 июньдә шәһәрнең Ломоносов исемендәге драма театры каршындагы мәйданда оештырылачак, дип хәбәр итә Архангельск шәһәре хакимияте матбугат үзәге.

Архангельск шәһәренең 433 еллыгы уңаеннан, бу көнне бәйрәм программалары шәһәрнең күп кенә парклары, мәйданнарында үткәрелә. Сабан туе 13.00 сәгатьтә башлана. Бу көнне кич белән Архангельск халкына Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ренат Ибраһимов концерт куячак. Танылган җырчы Ленин  мәйданында корып куелачак сәхнәдә чыгыш ясаячак.

Архангельск өлкәсендәге Татар милли-мәдәни мохтариятие бүген 7,5 мең татарны берләштерә. Татар оешмасын эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, җырчы Рим Кәлимуллин җитәкли. Татарларның күпчелеге Северодвинск, Новодвинск шәһәрләренд яши, алар - совет чорында монда заводлар төзергә килеп, төпләнеп калган кешеләр. Әйтергә кирәк, Архангельскида 1905 елда төзелгән борынгы мәчет бинасы 2010 елда җирле татарларның “Нур-Ислам” дини оешмасы карамагына тапшырыла. Мәчет Архангельск мөселманнары, Россия Диния нәзарәте, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән кабаттан төзелә, аның манарасы әле узган ел гына күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100