Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аргентина газетасы Россиягә җыенган туристларга кара икмәк ашап карарга киңәш итә
Clarín газетасы Россиядәге футбол чемпионатына барырга теләгән туристларга Кулланма чыгарган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Аргентинаның Clarín (“Быргы”) газетасы Россиядәге футбол чемпионатына барырга теләгән туристларга Кулланма чыгарган. Кулланмада Россия турында белергә кирәкле мәгълүматлар хәбәр ителә, шул исәптән, кара икмәк ашап карарга киңәш ителә.
- Clarín – Буэнос-Айреста чыга торган көндәлек газета.
Газета язуынча, ФИФА мәгълүматлары буенча, Россиядәге футбол чемпионатына билет сатып алучылар арасында аргентиналылар - россиялеләрдән соң икенче урында. Аргентина туристлары барлыгы 7740 билет сатып алган.
- Футбол чемпионаты Россиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда узачак.
Газета Россиядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча кызыклы киңәшләр бирә. Менә аларның кайберләре (суммалар рубльләргә күчереп күрсәтелде):
-Россия халкы мәдәният турында сөйләшергә ярата, шул сәбәпле, тарих һәм мәдәният буенча белемнәр туплагыз;
-Барларда официантларга “чаевой” түләү гадәте юк;
-Кунакханәдә чемоданны күтәреп барган очракта 60 сум бирергә кирәк;
-Таксига түлисе акчаны түгәрәкләү кабул ителгән. Таксига утырганчы суммасы хакында килешегез;
-Гидларга бер көнгә түләү хакы – 300 сум;
-Ашаганда пычакны уң кулга, чәнечкене сул кулга тотасы;
-Ашаганда, приборлар кулда булмаганда да, кулларны өстәл өстендә тотасы;
-Аракына боз салмыйча, башка әйберләр кушмыйча эчәсе. Эчеп бетергәч, хуҗалар стаканны тутырып сала. Әгәр бүтән эчәсегез килмәсә, стаканның төбенә кадәр эчеп бетермәгез;
-Россиядә тәмләп карарга кирәкле ризыклар: икра, кара ипи, аракы, коймак һәм борщ;
-Хатын-кызлар, күрешкәндә, өч тапкыр яңактан үбә;
-Россия халкы елмаючан түгел, әмма үз җенесендәге кешеләр белән кочаклашып күрешергә мөмкиннәр;
-Россия - зур һәм салкын ил, шуңа күрә китәр алдыннан сәламәтлегегезне тикшерегез, аптечка алыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз