news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аргентина футбол җыелма командасы Казанга килде

Лионель Месси җитәкчелегендәге аргентиналылар Татарстан башкаласында Дөнья чемпионатының 1/8 финалы матчында уйнаячак.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Аргентина футбол җыелма командасы Казанга килде. Бу хакта команданың Instagram рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

Аргентиналылар утырган самолёт бүген Казанга 16.30 сәгатьтә килеп җитте.

Татарстан башкаласында Месси командасы 30 июньдә Дөнья чемпионатының 1/8 финалы матчында Франция командасына каршы уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot