news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аргентина җанатары Дөнья чемпионатында Россия кызын кимсеткән өчен гафу үтенде

Фернандо Пенови кызның испан телен аңламавыннан тупас файдаланган.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Аргентиналы Фернандо Пенови Россия кызын алдап, аны испанча оятсыз сүзләр әйтергә мәҗбүр иткәне өчен гафу үтенде. Бу хакта Clarin га сылтама белән RT хәбәр итә.

“Мин кызны рәнҗеткән өчен гафу үтенәм. Аргентиналылар, россиялеләр, барлык кешеләр – дусларым, күршеләр, балалар, ике баламның әнисе алдында гафу үтенәм. Миңа оят”, - дип белдерде Пенови.

Аның сүзләренчә, видеоролик кечкенә төркем өчен генә язылган булган, әмма киң таралыш алган.

Ул Футбол буенча дөнья чемпионатына сәяхәт кылу хыялы булуын, әмма хата кылуын һәм хәзер урамда барлык кеше алдында гафу үтенәчәген белдерде.

Моннан алдарак Пиновига Россиядә Чемпионатның калган матчларына баруны тыюлары турында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot