Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар токымлы атлар арасында «Аргамак» бүләге өчен ярышта Лениногорск аты беренче килде
Бүген «Казан» ипподромында Республика көне хөрмәтенә оештырылган ат чабышларында "Аргамак" призына Лениногорск районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Самат Нәбиуллин аты лаек булды. «Ак Морза» кушаматлы бу атның җайдагы - Регина Зарипова.
Ярышның приз фонды - 250 мең сум, анда 9 ат катнашты.
"Безнең атлар әле бик яшь. Алар тәҗрибә җыя гына. Шуңа күрә җиңүебез белән горурланабыз. Мин 14 яшьтән бирле атта йөрү белән шөгыльләнәм. Яшь атларны өйрәткәндә егылып төшеп, имгәнгәнем дә булды. Әмма шуңа да карамастан, атларга карата мәхәббәт сүрелми. Без бөтен көчебезне дөрес якка юнәлтергә тырышабыз", - диде Регина Зарипова.
Икенче урында Әлмәт районыннан "Дунай" кушаматлы ат. Җайдагы - Альберт Шәйхетдинов. Өченче урынны Теләчедән "Барс РТ" кушаматлы ат яулады. Җайдагы - Фирзәр Гыйниятов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз