Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бер бүлмәле фатирларны арендалау ел башыннан 6,6 процентка арзанайган
Казанда бер бүлмәле фатирларны арендалау бәясе 2026 ел башыннан 6,6 процентка арзанайган. Ставкаларның кимү темплары буенча Татарстан башкаласы Россиянең иң зур шәһәрләре арасында икенче урынны алды. «Этажи» федераль компаниясенең аренда департаменты директоры Ольга Павлинова ТАСС агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Эксперт сүзләренчә, бер бүлмәле фатирларны арендалау бәясе барыннан да бигрәк Краснодарда (6,7 процентка, 26,6 мең сумга кадәр) кимегән. Казанда әлеге күрсәткеч - 6,6 процентка (32,9 мең сум), ә Чиләбедә 6,3 процентка (24,6 мең сум) төшкән.
Шулай Екатеринбург (4,9 процентка, 33 мең сумга кадәр) һәм Воронежда (4,8 процентка, 20,9 мең сумга кадәр) да бәяләр сизелерлек кимегән. Мәскәүдә ставкалар 0,4 процентка – 66,7 мең сумга кадәр арзанайган.
Ике бүлмәле фатирларга килгәндә, аренда ставкалары барыннан да бигрәк Мәскәүдә – 12,7 процентка (97,1 мең сумга кадәр), Санкт-Петербургта – 8,9 процентка (59,5 мең сумга кадәр) һәм Уфада – 7,6 процентка (28,3 мең сумга кадәр) төшкән.
«Фатирларны арендалауның уртача ставкалары алга таба да төшүен дәвам итәчәк, шул исәптән агымдагы ел башына карата үсеш саклана торган шәһәрләрдә дә. Хәзерге вакытта базарда бу трендны үзгәртү өчен бернинди факторлар да юк», – дип сүзен төгәлләде Павлинова.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз