Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Ардашев Хакасия Кубогында ирекле стиль белән 10 чакрымга узышуда җиңү яулады
Республика ярышларында Татарстанны тәкъдим итүче, чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы иясе Сергей Ардашев Вершина Теи бистәсендә узучы Хакасия Кубогында ирекле стиль белән 10 чакрымга узышуда беренче булып килде.
Ардашев әлеге дистанцияне 21 минут 18,8 секунд эчендә буйсындырды. Төмән өлкәсен тәкъдим итүче, 2022 елгы Олимпия чемпионы Денис Спицов икенче урынга лаек булды – ул лидердан нибары 1,1 секундка гына калышты. 1,8 секундка калышкан Пермь крае спортчысы Илья Чертков финишка өченче булып килде.
Төмән спортчылары Артем Мальцев һәм Алексей Червоткин дүртенче һәм бишенче позицияләрдә урнашты, алар лидердан 13,4 һәм 17,4 секундка калышты. Татарстанның тагын бер вәкиле Виктор Иванов, лидердан 50,8 секундка калышып, 19нчы урынны яулады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз