Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 июньдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында балалар өчен хәйрия акциясе үткәрелә
Сәгать 12дә һәм кичке 5тә башланачак акциядә Сергей Безруков сәхнәдән “Маленький принц”ны ТР Дәүләт симфоник оркестрына кушылып укыячак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында ятим, инвалид балалар, ишле гаиләләрдән булган барлыгы 1390 бала өчен хәйрия акциясе үткәрелә. Әлеге мәдәни чарада артист Сергей Безруков сәхнәдән “Маленький принц”ны Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрына кушылып укыячак. Моннан тыш, балаларга шушы хәйрия проекты кысаларында Сергей Безруков һәм аның җәмәгате тарафыннан чыгарылган аудиоальбом-әкиятләр тапшырылачак.
Шундый ук акция быел 15 февральда Екатеринбургта үткәрелгән иде, анда Сергей Безруков Свердловск филармониясе сәхнәсеннән “Маленький принц”ны Урал академия симфоник оркестрына кушылып укыган иде, диелә Казан мэриясеннән алынган хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз