Беренче тапкыр “Казанда Архитектура көннәре-2010” дигән чара уздырылачак

Аның программасы 5 көнгә исәпләнгән

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 1-5 октябрь көннәрендә Казан шәһәре мэриясе, ТР Архитекторлар берлеге, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты, “Татинвестпроект” ДУП, “Казражданпроект” ААҖ, “ГипроНИИавиапром” ЯАҖ кебек әйдәп баручы проектлау институтлары белән берлектә, беренче тапкыр “Казанда Архитектура көннәре-2010” дигән чара уздыра.

Бөтендөнья архитектура көненә (ул октябрьнең беренче дүшәмбесенә билгеләнгән) багышлап уздырыла торган әлеге чарада проект оешмалары, архитектура остаханәләре һәм төзелеш комплексы предприятиеләре катнаша. Аның беренче көне Универсиада һәм “Антика”, “Чия бакчасы” торак комплекслары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы кебек Казанның әһәмиятле объектларына эсккурсиядән гыйбарәт булса, аннары программада “Йөгерек шәһәр”-“Казанның яшерен сукмаклары” уены, “Казан – 2030 ел Россиясенең архитектур башкаласы” темасына “түгәрәк өстшәл” утырышы, “Шәһәр мохитен уңайлы итү” темасына конференция, архитектур проектлар конкурсы, архитектор А.А.Спориус исемендәге бильярд турниры һ.б. төр чаралар каралган. Казан шәһәренең иң яхшы объектына барган сморт-конкурс һәм территориягә кергәндә куела торган 2013 елгы Универсиада билгесенә иң яхшы проект конкурсы нәтиҗәләре исә 4 октябрьдә игълан ителә, 5ендә “Казанда Архитектура көннәре-2010” темасына уздырылачак “түгәрәк өстәл” утырышында фикер алышулар, докладлар була, 5 көнгә сузылган чарага нәтиҗә чыгарыла һәм уртага салып сөйләшүдә киләсе ел өчен актуаль тема билгеләнә. Болар хакында тулырак мәгълүмат шәһәр Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе порталында бирелгән.