Иртәгә Казанда 1 Майга багышланган җиңел атлетика эстафетасы була

Ул быел 68 нче тапкыр үткәрелә һәм анда көчле командалар ярыша

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә иртәнге 8.00 сәгатьтә Казанның Ирек мәйданыннан шәһәрнең үзәк урамнарына таба 68 нче традицион 1 Май җиңел атлетика эстафетасы уздырыла.

 Мэриядән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, ярышларда шәһәр районнарында призлы урыннарны алган гомумбелем бирү учреждениеләре, һөнәри-техник уку йортларында укучы егетләр һәм кызлар, Суворов училищесы командасы, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең кушма командалары, предприятиеләр һәм шәһәр Башкарма комитеты, район хакимиятләре коллективлары һ.б. катнашачак, гаилә эстафеталары оештырылачак.