Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бушлай Wi-Fi сервисы тагын да киңрәк җәелдереләчәк
Барлыгы 7 меңнән артык Интернетка керүче булган, гомуми трафик 100 Ггб тәшкил иткән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Дөньякүләм виртуаль челтәргә чыгу ягыннан Татарстан башкаласындагы кунакханә, кафе һәм ресторан, бизнес-үзәк, спорт-сәламәтлендерү үзәкләре кебек кешеләр күпләп җыела торган урыннардагы 130 зонага өстәп, Казан паркларында былтыр бушлай Wi-Fi сервисы күрсәтелә башлады. Быел исә андый мөмкинлек тимер юл, автомобиль һәм елга вокзалларында, аэропортта, тагын скверлар һ.б. паркларда да таралыш алыр дип ниятләнә.
Хәзергә гамәлдә булганнарыннан махсус җиһазлар берьюлы 70 кешегә бушлай Интернетка керергә мөмкинлек бирә, тизлеге – секундына 256 кБт. Кулланучылар җәйге җылы вакытта гына түгел, кышын да аннан файдалана – мониторинг шуны раслый, дип белдерде бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап белән чыккан шәһәр башкармасының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Виталий Уткин. Быел 19 гыйнвардагы соңгы белешмәләрдән ачыкланганча, барлыгы 7 меңнән артык Интернетка керүче булган, гомуми трафик 100 Ггб тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз