Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юто Хисияма. Токио мәчете һәм Токиода яшәгән татарлар турында
Юто Хисияма. Токио мәчете һәм Токиода яшәгән татарлар турында
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

1924 елда Габделхәй Корбангалиев (1890-1972) Токиога килеп анда “Токио мөселман мәхәлләсе”н оештырган. Ул анда имам һәм Токиодагы татар җәмгыятенең җитәкчесе булып эшләгән. Ул 1928 елда “Токио мөселман мәктәбе”н ачып, анда татар балаларына татарча, ислам динен укыткан.
1935 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелгән. Корбангалиев, Токиода мәчет төзү өчен Япониядәге мөһим кешеләрдән ярдәм сораган. 1938 елда, мәктәпнең янәшәсендә Токио Мәчете төзелгән. 1933 елда Токиога килгән Габдрәшит Ибраһимов (1857-1944), 1938 елда Корбангалиев Япониядән киткәннән соң, Токио мәчетнең икенче имамы булып эшләгән, 1944 елда Токиода үлгәнгә кадәр Япониядә ислам динен тарату өчен эшләгән.

1953 елда Төркия хөкүмәте, Япониядә яшәгән татарларга төрек гражданлыгын биргән. Аннары аларның күбесе Төркия, Америка, Австралия кебек илләргә күчеп киткәннәр. Токиода яшәргә дәвам иткәннәре дә булган. Мәсәлән, Пермьнән күчеп килгән Гайнан Сафа (1898-1984) Токио мәчетенең бишенче имам булып эшләгән. Аның улы, Roy James исемендә танылган актёр булган.
1985 елда Токио мәчете, бинасы иске булу сәбәпле, җимерелгән. 2000 елда Төркия ярдәмендә яңа мәчет ачылган. Хәзерге вакытта Токиода яшәүче мөселманнар анда гыйбадәт кылалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз