“Күз күрүе – гомерлек” программасы Казанда да гамәлдә

Шул уңайдан махсус портал булдырылган, федераль “кайнар линия” телефоны эшли

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Күз күрүе – гомерлек” дип аталган программа Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Новосибирск, Ярославль, Әстерхан, Краснодар, Архангельск, Чабаксар, Новокузнецк, Томск, Челябинск һ.б. Россия регионнарында сентябрьдән алып гамәлдә. 14 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья Күз күреме көне алдыннан махсус әзерләнгән әлеге программа нигезендә “Халык инициативасы”/”Народная инициатива” дәүләт ведомстволарының социаль һәм мәгълүмати программаларына ярдәм фонды, “Johnson&Johnson Vision Care” компаниясе тарафыннан Табиб-офтальмологлар ассоциациясе регионара иҗтимагый оешмасы һәм Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе булышлыгы белән Татарстан башкаласында “Күз күрүе – гомерлек” мәгълүмати-агарту программасы тормышка ашырыла.

“Халык инициативасы” фонды исеменнән “Татар-информ” агентлыгы белән элемтәгә кергән Ирина Флягина сүзләренчә, илдә күзләргә зыян сала торган төрле авырулардан 15,5 млн. кеше җәфалана. Россиялеләрне үз сәламәтлекләренә вакытында игътибар итүгә, күзләрен поликлиникаларда һәм оптика салоннарында даими тикшертеп торуга өндәүне максат иткән ул чара өчен махсус рәвештә www.horosheezrenie.ru сайты булдырылган, 8-800-100-0720 телефоны буенча федераль “кайнар линия” эшли. Алар аша исә күзләрнең сәламәтлеген профилактикалау, һәркем үзе яшәгән төбәктә офтальмологның кайсы урында кабул итүен белешү мөмкин.