news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Борһанов: «Рубин»ның Киевта булган уңышсызлыгы бу юлы күзәтелмәс дип өметләник»

Бу атнада «Рубин» белән «Интер» матчы булачак

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре хакимияте җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Башкарма комитет башлыгы Рәфис Борһанов кичә кич Казанга Италиядән Миланның «Интер» командасыннан 20 футболчы килүен, аның Казан «Рубин»ы белән бу атнада матч үткәрәчәген белдерде.

«Киевта булган уңышсызлык бу юлы күзәтелмәс дип өметләник, үзебезнең спортчыларга уңышлар телик», - диде ул. Бүген кичке 6 нчы яртыда исә «Үзәк стадион»да матч алды күнегүләре булачак, шулай ук Корбан Бердыев белән Жозе Моуриньо катнашында матбугат конференциясе уздыру да күздә тотыла.
         

news_right_1
news_right_2
news_bot