Казан мэры башкаланың Идел буе ИК эше нәтиҗәләре буенча күчмә киңәшмә уздырды

И.Метшин Карбышев урамындагы йортта яшәүчеләр белән аларның ишегалларын төзекләндерү проекты хакында фикерләште

  (Казан, 28 март, “Татар-информ”). Казанның Карбышев урамындагы 61 нче йорт ишегалдында Шәһәр көненә заманча уен һәм спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Йортның ишегалдын төзекләндерү проекты белән Казан мэры Илсур Метшин Идел буе районының ИК эше нәтиҗәләренә багышланган күчмә киңәшмә барышында танышты.

Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов һәм ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин озата йөрде.

Илсур Метшин Карбышев урамындагы әлеге ишегалдында җыелганнардан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә аеруча еш килеп чыккан проблемалар белән кызыксынды.

“Орышырга түгел, киресенчә, рәхмәт әйтергә телибез. Ниһаять, җылыту һәм кайнар су мәсьәләсе хәл ителде”, - дип мөрәҗәгать итте казанлылар Казан мэрына.

Эш шунда ки, әлеге йорт 2000 елда “Кварт” РТИ – ЯАҖ заводы тарафыннан төзелеш технологияләре үтәлмичә салынган. Шулай итеп, түбәдәге котельныйның аварияле хәлендә булуы аркасында, җылыту ел саен куркыныч астында була. Аның ремонтлауга 12 млн. сум кирәклеге билгеле. Алга таба ел саен хезмәт күрсәтү 1,5 млн. сумга төшкән булыр иде.

Әмма Идел буе районының Идарәче компаниясе (аларның карамагына йорт 2009 елда күчкән), әлеге проблеманы хәл итүнең башка юлын таба. Шәһәр хакимияте ярдәме белән җылылык белән тәэмин итүне “Казэнерго” МУП челтәрләренә тоташтыру турында карар кабул ителә. Йортка җылылык үткәргечләр салына. Әлеге ихтыяҗларга 3,6 млн. сум тотыла. Моннан тыш, узган елда кайнар су бүлү системасын реконструкцияләү эшләре үткәрелә.

“Элек без крандагы суның җылынуын 20 минутлап көтә идек, ә хәзер кайнар су һаман агып тора”, - дип рәхмәтен белдерделәр Карбышев урамындагы 61нче йортта яшәүчеләр.

Биредә яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, йорт стеналарының катуы тагын бер проблема булып тора. Әлеге проблеманы хәл итү өчен быел стеналар заманча технология ярдәмендә җылытылачак.

“Кызганычка каршы, аерым бер предприятие тарафыннан җитешсезлекләр белән төзелгән бердәнбер йорт түгел шул бу. Аннары предприятиеләр китә, ә яшәүчеләр проблемалар белән бергә-бер кала. Әмма без моны болай гына калдыра алмыйбыз, шуңа күрә без проблемаларны чишәргә ярдәм итәргә тырышабыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар Илсур Метшиннан подъездларга игътибарга итүне сорадылар, чөнки алар 13 елда яраксыз хәлгә килгән һәм косметик ремонт үткәрелүен таләп итә. Идел буе районының ИК директоры Рөстәм Юсупов компания тарафыннан подъездларны ремонтлау буенча 5 еллык проект эшләтеп җибәрелгәнен хәбәр итте. Әлеге йортта ремонт 2015 елда эшләнәчәк.

Биредә яшәүчеләр Казан Мэрына узган елда йорт янындагы территориянең кечкенә койма белән тотылуы өчен рәхмәтен белдерде. “Элек анда машиналар куялар иде, балаларга саф һавада йөрү өчен урын юк иде”, - дип билгеләде алар.

Киләсе адым булып ишегалларны комплекслы төзекләндерү булачак. Рөстәм Юсупов Илсур Метшинга һәм биредә яшәүчеләргә проектны тәкъдим итте. Проект йорт янындагы территориядә уен һәм спорт комплексы, комлык, эскәмияләр, турниклар, мини-футбол өчен заманча полиуретан йөгертмәле мәйданчык, баскетбол боҗралары урнаштыруны үз эченә ала. Кече архитектура формалары һәм йөрү юллары төзекләндерүнең мәҗбүри элементлары булачак. Бөтен территориянең яшеллеккә күмеләсе дә шиксез. Рөстәм Юсупов сүзләренә караганда, әлеге эшләрне башкару 8,5 млн. сум тәшкил итәчәк.

Биредә яшәүчеләр спорт мәйданчыгы булдыруны күтәренкелек белән кабул иттеләр, чөнки, аларның сүзләренә караганда, ишегалдында балалар да, зурлар да футбол уйнарга ярата. “Спорт белән шөгыльләнү өчен урын да юк бит”, - дип зарланды бер ханым.

“Буревестник”, “Зилант”, Теннис академиясе һәм Гимнастика үзәге генә бар, ә болай спорт белән шөгыльләнү өчен урын юк, - дип шаярды җавабында Илсур Метшин. – Күп кенә шәһәрдә бу санда спорт объектлары бөтен шәһәр халкына да юк, ә Казанда бу бер микрорайонда гына. Әмма ябык спорт комплексларыннан тыш саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен дә урыннар кирәк”.

Саубуллашканда ул төзекләндерү эшләрен Шәһәр көненә тәмамлауны контрольгә алырга вәгъдә бирде.

Алга таба эшлекле очрашуы кысаларында Илсур Метшин Идел буе районы Идарәче компаниясендә булып кайтты, биредә ул соңгы еллардагы эш хакындагы хисапны тыңлады. Аерым алганда, идарәче компания директоры Рөстәм Юсупов идарәче компаниянең күбрәк эшли алганын билгеләде, әмма халыкның 320 млн сумнан артык җыелган бурычлары комачаулаганын хәбәр итте. Бүгенге көндә түләүләрнең җыелуы 97% тәшкил итә. Проблеманы хәл итү өчен ИК суд приставлары белән генә түгел, коллекторлык компанияләре белән дә хезмәттәшлек итә. Узган ел дәвамында суд приставлары бурычлылардан 147 мең сум түләттерә алса, коллекторлар дүрт ай эчендә 12,4 млн сум җыеп алган.

Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.