news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Март аена бердәм социаль билетлар сату башланды

Март аена бердәм социаль билетлар сату башланды

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүген Казанның транспорт предприятиеләре март аена бердәм социаль билетлар белән тәэмин итә башлады. "Ак барс" банкы, Саклык банкы, "Татарстан почтасы" бүлекләрендә билетлар узган җомгада сатыла башлады. Искә төшереп үтәбез, февральдә Казанның ташламадан файдаланучыларына билгеләнгән 150 мең билетның 30 мең тирәсе генә сатылган. Шуңа күрә, мартта сату өчен 40 мең социаль билет кына әзерләнгән. Яңа партиясе югары саклык дәрәҗәсенә ия. Мисал өчен, "март" сүзе составын үзгәртеп булмаслык буяу белән язылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot