Илсур Метшин: “Бер атна эчендә Казаннан 115 тонна кар чыгарылды”

Соңгы 20 елда Казан шәһәрендә мондый карның яуганы булмаган
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). “Ахыргы бер атна эчендә Казан шәһәреннән 115 тонна кар чыгарылды. Азмы бу, күпме – әйтүе кыен. 2007 елда шәһәрдән кыш буе – 550 тонна, ә 2006 елда 300 тонна кар чыгарылган”, – дип белдеде . бүген Казан мэриясендә узган “Эшлекле дүшәмбе”дә Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин. “Узган атнада кар явуны бәла–каза белән чагыштырып булыр иде. Чөнки 3 тәүлек дәвамында кар гадәтәгедән ике тапкыр күбрәк яуды. Соңгы 20 ел эчендә мондый хәлнең күрелгәне булмаган. Шунысын әйтергә кирәк: бу очракта шәһәрнең коммуналь хуҗалык оешмалары эшкә җиң сызганып тотынды”, – дип белдерде мэр.
Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, башкала алдында коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә монополия урнаштыру бурычы тора. Шәхси оешмалар шәһәрне карны чистарту чорында үзләренең бөтен көчен күрсәтә алмаган.
“Бөтен атна дәвамында 1 мең берәмлек техника (аның өч йөзе читтән чакырылган) ярдәмендә шәһәрне кардан чистарттык. Иң мөһиме – шәһәр кар астында калмады. Билгеле: авырлыкның күбесе шәһәр районнары коммуналь хезмәтләре җилкәсенә төште. Әле эшлисе эш байтак. Атна буе эшләдек, әмма кар бер дә кимемәгән кебек тоела. Автомобиль юлларында да, кварталлар эчендә дә әле кар бик күп”, – дип белдерде шәһәр башлыгы.
Бүген Илсур Метшин Казан шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Рафис Борһановка кар яву белән бәйле вакыйгаларны анализлап, лизингка техника алу мәсьәләләрен дә игътибарга алырга чакырды.
“Эшлекле дүшәмбе”дә Илсур Метшин шулай ук йорт кыекларыннан асылынып торучы боз сөңгеләрен җыю мәсьәләсенә дә тукталды. Билгеле булганча, узган тәүлектә һава температурасы төшеп, боз сөңгеләре барлыкка килде. Илсур Метшин боз сөңгеләре күренгән биналар яныннан узганда аеруча игътибарлы булырга, бу очраклар турында торак–коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга, йорт белән идарә итүче компанияләргә мөрәҗәгать итәргә чакырды.