2007 елда Казанда 1098 янгын чыккан

Казан шәһәрендә янгынга каршы көрәшү юнәлешендәге күрсәтмәләр бары тик 70 процентка гына үтәлгән
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Бүген Казан мэриясендә узган “Эшлекле дүшәмбе”дә Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Баш идарәсе Казан дәүләт янгынга каршы күзәтчелегенең бүлек башлыгы Сергей Сергеев 2007 ел йомгаклары белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, узган елда башкалада 1098 янгын чыккан, аларда 63 кеше, шул исәптән 4 бала үлгән. Бәхетсезлек очраклары вакытында 74 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Янгыннардан килгән чыгымнар 16,5 млн. сумга җиткән.
Сергей Сергеев белдергәнчә, узган ел Казанның Совет районында янгын чыгу очраклары күп булган.
Янгыннарның күпчелек өлеше шәһәрнең торак фондына туры килә. Андый янгыннарның саны 755кә җитә. Бу барлык янгыннарның 68,8 проценты дигән сүз. Ул янгыннарда 59 кеше үлгән, илле алтысы пешкән. Кешеләрнең ут белән саксыз кылануы аркасында чыккан янгыннан җиде миллион сум күләмендә зыян килгән. Күп янгыннар электр приборлары төзек булмау сәбәпле кабынып киткән.
Сергей Сергеев үз чыгышында Казан шәһәренең янгынга каршы көрәшү юнәлешендәге күрсәтмәләрнең бары тик 70 процентка гына үтәлүен билгеләп узды.
Бүген Казан мэры Илсур Метшин, Сергей Сергеевның хисабын тыңлаганнан соң, Казанда бары тик Мәгариф идарәсе буенча янгынга каршы күрсәтмәләрне үтәү өчен 600 млн. сум акча кирәк булуын билгеләп узды. Узган ел республикага федераль бюджеттан бу максатларда 100 млн. сумнан артык акча килгән. Казанга шуның бер өлеше генә күчерелгән. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, барлык күрсәтмәләрне үтәү өчен бюджетка акча җитәрлек салыну зарур.
Мэр сүзләренә караганда, Казанның Азино микрорайонында һәм Залесный бистәсендә янгын деполарын салырга кирәк. Мэр Залесный бистәсе депосы өчен иң кулай урын дип Аккош күленнән ерак түгел бер урынны табуын хәбәр итте. Ә инде Азино микрорайонында төзелә торган депо Константиновка һәм Вознесенье бистәләренә дә хезмәт күрсәтәчәк дип көтелә.