Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгы вазифасына конкурс игълан ителде

Кандидатураларны карап-тикшерү өчен 6 кешедән торган конкурс комиссиясе төзелде

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында барган II чакырылыш Казан шәһәре Думасының I сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты башлыгы вазифасына конкурс игълан ителде.

Элеккеге башлык Рәфис Борһановның ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры булып билгеләнүе, шунлыктан, вакытыннан алда вазифаларын туктату сәбәпле, әлеге конкурс быел 6 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә Казан Ратушасында уздырылачак. Һәрхәлдә, тәкъдимне хуплап, бүген Дума депутатлары бертавыштан шуның белән килеште.

ТР Дәүләт Советының быел 23 сентябрьдә кабул иткән күрсәтмәсен исәпкә алып, кандидатураларны карап-тикшерү өчен 6 кешедән торган конкурс комиссиясе төзелде. Мэр Илсур Метшин рәислегендәге (рәис урынбасары – Дума сәркатибе, депутат Людмила Андреева) әлеге комиссиягә, шәһәр Думасы депутатларыннан тыш, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов та керә. Кандидатлардан документлар исә 11 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр шәһәр Башкарма комитетының кадрлар сәясәте идарәсендә (Кремль ур., 5, 1 нче кабинет) кабул ителә. Конкурс шартлары буенча, комиссия Казан шәһәре Думасы карамагына бу вазифага кимендә 2 кандидатура тәкъдим итәргә бурычлы, әгәр таләпләргә туры килгәннәр ачыкланмаса яки комиссия тәкъдим иткәннәреннән Башкарма комитет башлыгы билгеләнмәсә, Дума янә конкурс игълан итәргә тиеш була.

Конкурс исә кандидатка РФ гражданлыгына, эшчәнлек юнәлешендәге югары белемгә ия булу, муниципаль вазифаларда башлык яки әйдәп баручы вазифа биләгән кимендә 2 еллык яисә белгечлеге буенча кимендә 5 еллык хезмәт стажы булу таләпләре куя. Моңа, шулай ук, оешма, дәүләт органы, җирле үзидарә органы җитәкчесе, урынбасары вазифаларында һәм аларның структур подразделениеләре башлыгы буларак кимендә 5 ел эш стажы булу шарты да керә.