И.Метшин башкалада балалар бакчалары төзетергә вәгъдә итә

”КамАЗ” автобуслары – казанлыларга, Кытайныкылар – кытайлыларга!” - ди И.Вәлиев

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген II чакырылыш Казан шәһәре Думасының I сессиясендә шәһәр башлыгы – мэр вазифасына кандидатлардан сайлау алды программасы белән таныштырган Илсур Метшин киләсе 5 елда республика башкаласында 20 балалар бакчасы һәм 5 мәктәп төзеләчәк, юлларны төзәтү һәм парковкалар булдыруга игътибар булачак, җәмәгать транспортыннан Универсиадага кадәр автобуслар яңартылачак һәм алар “КамАЗ” белән “НефАЗ” предприятиеләрендә җитештереләчәк, гомумән, автобуслар республика продукты булачак, дип вәгъдәләде.

КПРФ фракциясеннән тәкъдим ителгән Илгизәр Вәлиев исә яшьләр өчен торак булдыруга, балалар өчен уен мәйданчыклары, Казанда парк зоналары җитешмәүгә һәм йөгерү сукмаклары юклыкка игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, муниципаль предприятиеләр булдыру кирәк, җирле бюджетны салымнар һәм җыемнар, тарифлар үстерү хисабына түгел, ә комплекслы чаралар ярдәмендә тулыландыру зарур, ягъни гражданнар хисабына түгел. Ә шәһәр җәмәгать транспортыннан автобуслар мәсьәләсендә И.Вәлиев болай диде: ”КамАЗ” автобуслары – казанлыларга, Кытайныкылар – кытайлыларга!”