Математика, информатика, биология, химия, җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләренең түбән булуы җитди борчуга сала – И.Метшин

Шул ук вакытта рус теле, әдәбияты, тарих, инглиз һәм алман телләре буенча БДИдан уртача балл, узган ел белән чагыштырганда, югарырак булган

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Казан чыгарылышларының 43е БДИны 100 баллга тапшырган. Бу Татарстан буенча иң яхшы эшләрнең гомуми санының 41 процентын тәшкил итә. Имтиханнарны 100 баллга тапшыручыларның күбесен КФУ лицейлары (6 кеше) һәм 131нче лицей (5 кеше) укытучылары әзерләгән.

Бу хакта бүген Казанда Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Чарада Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан шәһәре Башкарама комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Белем бирү-фәнни үзәге җитәкчесе Олег Морозов һ.б. катнашты. Конференция “Заманча мәгариф: бердәй мөмкинлекләр – яңа технологияләр – шәхси җаваплылык” темасына багышланды.

Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, Казанның 2 чыгарылышы берьюлы 2 фән буенча имтиханны 100 баллга тапшыруга ирешкән. Бу – КФУ карамагындагы лицей укучысы Кирилл Муравьев (рус теле, информатика) һәм башкаланың Совет районы 167нче мәктәп укучысы Сөмбел Сабирова (рус теле, биология).

“Без имтиханны 100 баллга тапшырган укучылар уңышлары белән горурланабыз. Әмма 80 баллдан 100 баллгача – югары баллы нәтиҗәләр дә мөһим, чөнки алар чыгарылышларга югары уку йортларына бюджет урыннарга керү мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп узды чыгыш ясаучы.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 2014-2015 уку елында башкалада 5,5 мең чыгарылыш бердәм дәүләт имтиханы тапшырган. Рус теле, әдәбияты, тарих, инглиз һәм алман телләре буенча БДИдан уртача балл, узган ел белән чагыштырганда, югарырак булган. Физика елында әлеге фән буенча уртача балл исә 6 баллга арткан.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, шул ук вакытта математика (-0,3), информатика (-2,4), биология (-3,7), химия (-1,1), җәмгыять белеме (-1,1), француз теле (-4,2) кебек фәннәрдән сынау нәтиҗәләренең түбән булуы җитди борчуга сала. 

“Бу уңайдан бернинди акланулар кабул ителми. Казан – университет традицияләре, физика-математика, химия мәктәпләре булган, очкычлар һәм вертолетлар төзелеше, химия һәм нефть химиясе каласы. Казан сәнәгать заводларында инде бүген үк белгечләргә кытлык күзәтелә. Югарыда санап үтелгән төп фундаменталь фәннәрнең нигезен белмәүчеләргә исә анда урын юк”, – диде мэр. Ул моның сәбәпләрен ачыкларга һәм Россия, республика тәҗрибәсен өйрәнеп, ТР Мәгариф һәм министрылыгы белгечләре белән киңәшләшеп, киләсе елга югарыда санап үтелгән фәннәрдән БДИ нәтиҗәләрен яхшыртырга кирәклегенә басым ясады.

“Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 28 укучы аттестатсыз калды. Бу сан, Татарстан, Санкт-Петербург һәм Мәскәү күрсәткечләре белән чагыштырганда, азрак. Шулай да, бу – тынычланыр өчен сәбәп түгел, чөнки әлеге саннар артында – реаль укучылар язмышы. Белешмә кәгазе белән чыгарылганнарның күпчелек өлеше башкаланың Авиатөзелеш, Киров һәм Яңа Савин районнары мәктәпләренә туры килә”, – дип ачыклык кертте Илсур Һадиуллин.

Конференция барышында белем бирү йортларының рейтингы игълан ителде. Типлаштырылмаган учреждениеләр арасында I урынга 131нче лицей лаек дип табылды. Гимназияләр һәм лицейлар рейтингында 83нче лицей – беренче. Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган мәктәпләр арасында 33нче урта белем бирү мәктәбе җиңүгә иреште. Казанның 12нче мәктәбе – гомумбелем бирү мәктәпләре рейтингы башында.

Фотосурәт metshin.ru сайтыннан алынды.