Казанлылар мәхәббәт аңлата... үзенең шәһәренә

Башкаланың иң зур стадионы янындагы мәйданда массакүләм флешмоб уздырыла

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). 29 августта “Казан-Арена” стадионы янындагы мәйданда массакүләм флешмоб уздырыла. 1500 кеше, шәһәребезгә мәхәббәтләрен белдереп, “I Love Kazan” фразасын ясап тезеләчәк. Флешмоб “I Love Kazan” конкурс-күргәзмәсе кысаларында Казан мэриясе һәм шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты булышлыгында уздырыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Әлеге чара шәһәргә карата патриотик мөнәсәбәт белдерүне үстерүгә һәм яшьләргә социаль челтәр аша йогынты ясауга юнәлдерелгән. Фразага тезелеп, флешмоб катнашучылары #ilovekazan хэштэгы белән селфи төшәчәкләр. Шулай итеп, шәһәргә мәхәббәт аңлатып төшерелгән 1500дән артык фоторәсем барысы да берьюлы Instagram-га эләгәчәк.

Флешмобны үткәргәннән соң “Прогульщики” рок-төркеме чыгыш ясый, ул проект белән бер үк исемдә булган гимн башкарыла.

Оештыручыларның сүзләренә караганда, планлаштырылган флешмоб Казан тарихында шәһәргә иң масштаблы мәхәббәт белдерү булып саналачак. Флешмобта теләгән һәркем дә катнаша ала. Моның өчен социаль челтәрдә катнашуга заявка калдырырга  кирәк.

“I Love Kazan” проекты – instagram кушымтасы ярдәмендә шәһәреңә патриотик мөнәсәбәтеңне белдерү. Проект Казанны Россиянең өченчесе башкаласы һәм эре туристик үзәк буларак танытуга юнәлтелгән. Иң яхшы 1009 эшне Шәһәр көненә багышланган Instagram-күргәзмәдә күреп булачак. Күргәзмәнең үткәрү вакыты һәм урыны турында проектның рәсми сайтыннан белеп була.